КФУга бюджеттан 900 миллион сум акча бирелә
23 May, 2016 Раил Гатауллин 0
Чыганак:
Казан федераль университетына федераль бюджеттан 900 миллион сум акча бүлеп бирелә. Бу хакта Россия Хөкүмәтенең рәсми порталында бастырылган документта әйтелә.
"2013-2020 елларда белем бирүне үстерү" дәүләт программасына караган "Профессиональ белем бирү үсеше" программасы буенча, илнең 21 югары уку йортына 11 миллиард сум акча каралган.
Әйдәп баручы уку йортлары арасында көндәшлеккә сәләтлелекне арттыру Советы тәкъдиме буенча, быел субсидиягә лаек уку йортларын өч төркемгә бүлгәннәр. Казан федераль университеты беренче төркемгә кергән. Беренче төркемдәге уку йортларының барысына да 900 миллион сум акча бирелә.