Исемнәрнең килеш белән төрләнеше
27 May, 2016 Раил Гатауллин 0
Ресурска кагылышлы рәсем:
Ресурс авторы:
Касимова Ильвера Шарияздан кызы, Казан шәһәре
Кем? Нәрсә? Соравына
Җавап бирә баш килеш.
Кемнең? Нәрсәнең? дия
Иялек килеше генә.
Кемгә? Нәрсәгә? Кая?
Уңга, сулга, алга, артка.
Юнәлеш килеше әйтә.
Сөйли безгә бу хакта.
Уңны, сулны төшендерә
Төшем килеше генә.
Шуңа күрә ул безгә
Кемне? Нәрсәне? дия.
Эштән, өйдән, мәктәптән,
Кемнән? Нәрсәдән? Кайдан?
Чыгып килә ул дия
Чыгыш килеше генә.
Кемдә? Нәрсәдә? Кайда?
Өстә, аста, алда, артта.
Урын-вакытын күрсәтә
Сөйли безгә шул хакта.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Исемнәрнең килеш белән төрләнеше (4 нче сыйныф татар төркеме өчен дәрес-эшкәртмәсе) | 56 KB |
Ресурс төре:
Предметлар: