Мөхәммәт Мирза
Шагыйрь Мөхәммәт Мирза (Илфак Мирзамөхәммәт улы Ибраһимов) 1952 елның 3 декабрендә (рәсми документларда – 1953 елның 3 гыйнвары) Татарстанның Актаныш районы Чалманарат авылында туган. Сигезьеллык белемне туган авылында, урта белемне күрше Такталачык авылы мәктәбендә укып ала. Мәктәптән соң, 1970–1971 елларда, Чалманаратта клуб мөдире булып эшли. 1971–1975 елларда ул – Казан дәүләт мәдәният институтының театр сәнгате-режиссура бүлеге студенты.
Институтны уңышлы тәмамлап, 1976–1977 елларда хәрби хезмәт мөддәтен тутырып кайткач, Актанышта җирле радиотапшырулар оештыру мөхәррире һәм 1979–1984 елларда ВЛКСМның Актаныш район комитеты беренче секретаре булып эшли. 1984–1996 елларда Мөхәммәт Мирза Актаныш районы эчке эшләр бүлеге башлыгы урынбасары һәм 1998 елдан 2001 елга кадәр Татарстан Мәдәният министрлыгының Актаныш районы буенча мәдәният бүлеге мөдире вазифаларын башкара. 2001 елдан ул – Татарстан Республикасының мәдәният министры урынбасары хезмәтендә. 2005 елда исә Татарстан Язучылар берлеге рәисе итеп сайланды.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Мөхәммәт Мирза (презентация) | 2.4 MB |