Бүген “Әкият” курчак театры каршындагы мәйданда спектакль күрсәтеләчәк
20 Jul, 2016 Раил Гатауллин 0
Чыганак:
Бүген, 20 июль көнне “Әкият” курчак театры каршындагы мәйданда Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театры “Ак барс маҗаралары” спектаклен тәкъдим итә.
“Мәдәни чәршәмбе” проекты кысаларында уза торган чара көндезге сәгать 1дә башлана. Спектакльне тамаша кылу – бушлай. “Чәчәк ата торган Казан” мәйданчыгында мондый төр спектакльләрне проект кысаларында һәр чәршәмбедә күрсәтергә ниятлиләр, дип хәбәр иткән шәһәр мэриясенең рәсми порталына Казанның мәдәният идарәсе.
Ишеткән булсагыз, бүген курчак театры янындагы скверда кичке сәгать 5тә Италиягә багышланган чара да үтә.