Казанда Тукай, Пушкин әсәрләре яңгырады
Казанның Кремль яры буенда шигырь бәйрәме булып узды. 17 июль көнне ачык һавада узган сихри поэзия чарасында рус шагыйре Александр Пушкин һәм татар әдибе Габдулла Тукай шигырьләрен укыдылар.
Мәгълүм ки, әлеге ике бөек шагыйрьнең шигъри мирасы Татарстан мәдәниятендә аерым урын биләп тора. Кремль яры буена җыелган тамашачы алдында Татарстанның халык артисты Роман Ерыгин, Г.Камал театрының яшь артисты Ришат Әхмәдуллин һәм яшь музыкантлар чыгыш ясады.
Роман – А.Пушкин әсәрләрен, Ришат Г.Тукай шигырен укыды. «АКТ» театрының сәнгать җитәкчеләре Родион Сабиров һәм Ангелина Мигранова исә тамашачыларның күп санлы сорауларына әтрафлы җаваплар да бирде. Пушкин иҗаты хакында бәян иттеләр. Сәхнәдән теге яки бу әсәрне халыкка ничек итеп үтемле җиткерү серләрен ачтылар.
Әдәби салон кичәсендә «Тукай әкиятләре» композициясе дә тәкъдим ителде. «Шүрәле», «Су анасы», «Исемдә калганнар» әсәрләреннән өзекләр яңгырады. Тукай һәм Пушкин шигырьләрен Татарстанда күпләр яттан белә. Шуңа күрә тыңлаучылар да һәр чыгышны алкышларга күмде.