КФУдагы бүгенге имтихан татар бүлегенә ихтыяҗның зур булуын күрсәтте
Бүген КФУның филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Г.Тукай исемендәге татар филологиясе һәм мәдәнияте бүлегенә гариза биргән 130лап абитуриент татар теленнән имтихан тапшырды. Имтихан иртәнге 9да башланып, көндезге 12гә дәвам итте. Аның нәтиҗәләре иртәгә билгеле булачак.
“Без бакалавриатка абитуриетларны филология (татар теле һәм әдәбияты, тәрҗемә белеме); педагогик белем бирү (татар теле һәм әдәбияты, инглиз теле), (татар теле һәм әдәбияты, башлангыч мәктәп укытучысы) юнәлешләре буенча кабул итәбез. Шушы 3 юнәлешкә барлыгы 70 бюджет урыны каралган. Бу илнең башка вузларындагы милли юнәлешләр белән чагыштырып караганда, бик яхшы сан. Милли тел, әдәбият бүлекләренә бер генә бюджет урыны да бирелмәгән уку йортлары бар”, – дип сөйләде бүлек мөдире, профессор Әлфия Юсупова.
Абитуриентларның рус теле, җәмгыять белеменнән БДИ баллары, шулай ук татар теленнән имтихан нәтиҗәләре исәпкә алына. Бүгенге сынауны әлеге фәннән бердәм республика имтиханын тапшырмаган абитуриентлар уза. Әйтик, филология юнәлеше буенча гариза тапшырган 172 кешенең 47сенең БДИ нәтиҗәләре инде бар, шуңа күрә алар бүгенге имтиханнан азат ителгән.
Бүлек мөдире кабул итү сынауларының БДИ белән традицион имтихан кушылмасыннан гыйбарәт булуын әйтте, ягъни анда тест өлеше дә, киңәйтелгән җавап бирүне таләп иткән биремнәр дә бар. Шул ук вакытта абитуриентлардан мәктәп программасы күләмендә генә белем таләп ителә.