Алабугада VII халыкара мәктәп укытучылары фестивале ачылды
9 Aug, 2016 Раил Гатауллин 0
Чыганак:
Кичә, 8нче август көнне, Алабугада VII халыкара мәктәп укытучылары фестивале ачылды. Ул 4 көн дәвам итәчәк.
Фестиваль кысаларында АКШ, Австрия, Латвия, Казахстан, Белоруссия һәм Россиянең төрле төбәкләреннән җыелган белгечләр белем бирү өлкәсенә кагылган белемнәре белән уртаклашачак. 4 көн дәвамында укытучылар өчен йөзләгән мастер-класс күрсәтеләчәк.