Мәктәп янында юл кичүләре булырга тиешме?
Уку елы башланырга санаулы көннәр калды. Балаларның мәктәптәге куркынычсызлыгын гына түгел, юллардагы иминлеген кайгырту да беренчел мәсьәлә булырга тиеш. Шул уңайдан, бүген Гомумроссия халык фронты активистлары мәктәп яннарындагы җәяүлеләр кичүен тикшерергә чыкты.
“Куркынычсыз җәяүлеләр кичүе өчен” дип аталган мониторинг Казанның гомумбелем бирү учреждениеләре янындагы юлларда инде беренче ел гына үткәрелми. Мәсәлән, былтыр аның нәтиҗәсендә кайбер кагыйдә бозуларны төзәткәннәр, тик барысын да түгел. 20 августка кадәр дәвам итәчәк мониторинг Казаннан кала, Яр Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама, Алабуга шәһәрләрен дә үз колачына ала.
Куркыныч юлда җәяүлеләр кичүен ясамаячаклар...
- Бүген без участокларны тикшереп, аларны куркынычсызлык ягыннан бәялибез. Белем бирү учреждениесе янындагы юл участогында “Сак булыгыз: балалар” дигән юл билгесе куелырга тиеш. Шунысын да ассызыклыйк: бу билге һәр юнәлештә ике тапкыр куела. Беренче билгедән соң урнаштырылган икенчесе куркыныч тудырган участокның озынлыгын күрсәтә. Шулай ук юл тамгасы, җәяүлеләр кичүе, ясалма тигезсезлек дә булырга тиеш. Былтыргы тикшеренүләр буенча мәгълүмат башкарма комитетларга, ЮХИДИ идарәләренә җибәрелде, – дип ассызыклый Гомумроссия халык фронтының автомобиль юллары эксперты Рөстәм Гарәфетдинов.
Бөтен юл билгеләре, тамгалары юл хәрәкәтен оештыру проекты нигезендә урнаштырыла. Һәр муниципаль берәмлекнең башкарма комитетында махсус проектлар булырга тиеш.
Казанның Шамил Усманов урамында урнашкан 2нче татар гимназиясе каршындагы юл участогы машина ыгы-зыгысыннан тынып тормый. Биредә җәяүлеләр өчен юл кичүе булмаса да, кешеләр юлны аркылы чыгарга мәҗбүр. Бу участокны тикшергәннән соң, Халык фронты вәкилләре мондый карарга килде:
- җәяүлеләр өчен юл кичүе бары тик уңнан һәм сул яктан 150 метр ераклыкта гына бар, ә укучылар нәкъ менә шушы юл аша кисеп чыга;
- ике тапкыр куелырга тиешле “Сак булыгыз: балалар” юл билгесенең бары берсе генә бар, шуңа да куркыныч участокның озынлыгын белеп булмый;
- юл тамгасы бөтенләй юк;
- ясалма тигезсезлек тә ясалмаган.
ЮХИДИ вәкилләре исә 2нче гимназия каршында җәяүлеләр кичүе булырга тиеш түгел, дип саный.
- Белем бирү учреждениесенең юл хәрәкәте куркынычсызлыгы паспорты бар. Ул Казанның Мәскәү районы администрациясе, ЮХИДИ белән килешенгән. Әлеге паспортта укучыларның иминлеген тәэмин итә торган юллар күрсәтелә. Игътибар итсәк: якында гына көйләнелә торган – светофорлы һәм көйләнелми торган җәяүлеләр юл кичүе бар. Бу очракта ясалма тигезсезлек булдыру таләп ителә. Без шулай ук мәктәп территорияләрен дә тикшерәбез. Җәй көне бөтен җитешсезлекләр буенча билгеләнгән срокларда башкарма комитетлар аны төзәтергә тиеш. Бу проектның паспорты буенча биредә җәяүлеләр кичүе каралмаган, – ди Казан шәһәренең Дәүләт автоинспекцияcе башлыгы урынбасары, подполковник Рөстәм Гәрәев.
Төгәл җавап бер айдан гына?
Казан мәктәпләре яннарында юл билгеләренә “дүртле” бәясе бирсәләр, юл тамгалары буенча хәл мөшкелрәк. Зур автомобиль юлларына караган мәктәпләр янындагы участокларга юл тамгалары куелган, ә икенчел дәрәҗәдәге юлларда урнашкан мәктәп кырыйларында юл тамгалары бөтенләй юк.
94нче гимназия янындагы юл участогы да беренчесеннән әллә ни аерылмый диярлек.
- Биредә көйләнелми торган җәяүлеләр кичүе булдыру күз уңында тотылмый. Паспорт нигезендә “Ясалма тигезсезлек” билгесе урнаштырылган. Горизонталь рәвештәге юл билгесе дә юк. Моның буенча Башкарма комитетка хәбәр җибәрелде. Кире каксалар, эш судка җибәреләчәк, – дип ассызыклый Рөстәм Гәрәев.
Федераль закон буенча юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитетлары җилкәсенә төшсә, контроль роле ЮХИДИга туры килә.
- Әгәр ЮХИДИ күрсәтмәсе булса, без җитешсезлекләрне төзәтәчәкбез. Һәр балалар бакчасы яки мәктәп янында җәяүлеләр кичүенең булу-булмау мәсьәләсе комиссия белән берлектә хәл ителергә тиеш. Әгәр транспорт комитеты, ЮХИДИ ясалма тигезсезлек кирәк, дип белдерсә, бу билге урнаштырылачак. Яңа уку елына кадәр барлык җитешсезлекләрне дә төзәтергә тырышырбыз, – диде Мәскәү һәм Киров районнары башлыгы урынбасары Айдар Заһиров.
Мондый мониторинг бүген шулай ук 55нче, 34нче, 179нчы мәктәпләр янында да узды. Мониторинг нәтиҗәләре шәһәрләрнең башкарма комитетлары һәм Татарстан буенча ЮХИДИ идарәсенә юнәлтеләчәк. Халык фронты нәтиҗәләр буенча тикшерү акты тутырып, ЮХИДИ идарәсенә җибәрә. Халык фронтының массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү координаторы Альбина Заһидуллина әйтүенчә, төгәл җавап әле бер айдан соң гына билгеле була. Былтыр инспекторлар Халык фронты күрсәтмәләре белән тулысынча килешкән була.