Ист Англия Университеты вәкилләре Казанда
Шушы көннәрдә Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министры Наил Вәлиев белән Ист Англия Университетының (Бөекбритания) халыкара офисы җитәкчесе мистер Крейг Смиттерман һәм INTO University Partnership региональ директоры мистер Сэм Джонсон арасында рәсми очрашу узды.
Билгеле булганча, Ист Англия Университеты Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы партнеры булып тора. Татарстан Республикасы Хакимияте грантына лаек булган студентлар инде ике ел дәвамында әлеге университетта укуларын уңышлы дәвам итәләр.
Бүгенге очрашуның максаты - алга таба хезмәттәшлекнең максатлары һәм юлларын ачыклау, Татарстан Республикасы Хакимиятенең грантлар программасын тормышка ашыру кысаларында хезмәттәшлектә үткән 2007-2008 уку елына нәтиҗәләр чыгару. Ист Англия Университетына булдыра алганча күбрәк санда студентларны җәлеп итү максатыннан, кунаклар республикабыз югары уку йортларында күптөрле презентацияләр уздырачак, дип хәбәр иттеләр министрлыкның матбугат үзәгендә.