Быел Россиядә балаларны мәктәпкә әзерләү күпмегә төшкән?
31 Aug, 2016 Раил Гатауллин 0
Чыганак:
Быел Россиядә балаларны мәктәпкә әзерләү чыгымнары 26 %ка кимегән. 2015 елда әлеге ихтыяҗны канәгатьләндерү өчен уртача 20 мең сум акча сарыф ителгән булса, быел сумма 14 800 сумга төшкән. Бу хакта Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге тикшеренү нәтиҗәләре сөйли.
Чыгымнар кимү һәр позиция буенча да күзәтелә. Аерым алганда, өс һәм аяк киеме өчен әти-әниләр 2016 елда 5900 сум сарыф иткән. Ә бер ел элек ул 7200 сум булган. Укучы букчасы өчен дә быел 700 сумга азрак акча сарыф ителгән – 2200 сум. Узган ел 2300 сумлык язма кирәк-яраклары алынган булса, быел моңа 2 мең сум да җиткән. Дәреслек һәм эш дәфтәрләре өчен чыгымнар тагын да кимегән – 3 меңнән 1900 сумга калган.