Татарстанда пилотсыз машиналар өчен беренче юл төзеләчәк
2 Sep, 2016 Раил Гатауллин 0
Чыганак:
Татарстан - пилотсыз автомобильләр хәрәкәте өчен трасса төзеләчәк Россия төбәкләренең берсе. Бу хакта бүген журналистларга "Азия-Европа "акыллы" автоюл транспорт коридорын үстерүгә багышланган халыкара конференциядә катнашырга килгән Федераль юл агентлыгы җитәкчесе Роман Старовойт сөйләде.
"Хәзер "КАМАЗ"да йөртүчесез хәрәкәт итә ала торган автомобильне сыныйлар. Без автомобиль техникасы җитештерүчеләрдән артта калмаска хәл иттек һәм быелдан республика, "КАМАЗ" белән "Караван" проектын чынга ашырабыз", - дип билгеләп үтте Роман Старовойт.
Беренче юл, мөгаен, Татарстанда ике елдан салыныр, ул Казан-Чаллы федераль трассасы булачак диде ул.