Татарстанда һәр баланың 2-3 авыруы бар
Соңгы биш елда 14 яшькәчә балалар арасында авырулар таралу якынча бер дәрәҗәдә саклана. Бу һәр баланың уртача ике-өч авыруы бар дигәнне аңлата. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш белгеч-педиатры, Балалар республика клиник хастаханәсе баш табибы урынбасары, медицина фәннәре кандидаты Олег Куликов хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, балалар һәм яшүсмерләрдә авырулар таралу схемасында беренче урында сулыш органнары авырулары; икенче урында - перинаталь чордагы; өченче - ашкайнату органнары авырулары; дүртенче урында күз авырулары һәм бишенче - җәрәхәтләр, агуланулар тора.
Олег Куликов яңа авырулар, кан, күз һәм сулыш органнары авыруларының үсеш тенденциясен дә билгеләп үтте. Эндокрин системасы һәм ашкайнату органнары авырулары, инфекция һәм паразит авырулар, психик авыруларның берникадәр кимүе күзәтелә. Ел дәвамында республикада һәр бала поликлиникада уртача 10-11 тапкыр була дип белдерде Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш белгеч-педиатры. "2015 елда поликлиникага йөрүләрнең 43 проценты авырулар белән бәйле, ә 57 проценты - профилактика максатыннан", - дип ачыклык кертте ул.
Искәртеп үтик: бүген Татарстанда 780 меңнән артык бала яши.