Астрономия фәне мәктәпкә әйләнеп кайта
21 Sep, 2016 Раил Гатауллин 0
Чыганак:
РФ мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева мәктәп программасына астрономия дәресләрен кире кайтаруның мөһимлеген җиткерде.
"Уйлавымча, бу мөһим. Хәтерләсәгез, безнең бер сәгать бар иде. Аны кире кайтарырга кирәк", – дигән Ольга Васильева. Астрономия фәненең мәктәп програмасына тәгаен әйләнеп кайтачагын җиткерсә дә, предметның ни рәвешле кире кертелә башлаячагына ачыклык кертмәде.
Исегезгә төшерәбез: астрономия фәне мәктәп программасыннан 2008 елда алынды. Чөнки булган дәреслекләрнең берсенә дә кулланылышка рөхсәт бирелмәде. Астрономия элементлары география һәм физика курсларына кертелде.