Белем.ру порталында - Харрас Әюповка багышланган онлайн-викторина!
29 Sep, 2016 Раил Гатауллин 0
Татар әдәбиятын яраткан хөрмәтле кулланучылар!
Иртәгә, 30 нчы сентябрь көнне, россиякүләм "Әдәби җәүһәрләр" бәйгесе кысаларында Белем.ру порталында Харрас Әюпның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган онлайн-викторина үткәрелә! Викторинада катнашып татар әдәбиятыннан үз белемегезне сынарга онытмагыз!
Викторинада катнашу өчен кайбер мәгълүматны без тәкъдим иткән ресурслардан укып таныша аласыз: http://belem.ru/node/6762.
Барыгызга да уңышлар теләп калабыз!