Мөслимлеләр якташ шагыйрьләре Харрас Әюп иҗатын яхшы беләләр
"Әдәби җәүһәрләр" бәйгесе елдан-ел күбрәк кешене үзенә җәлеп итә бара. Укытучылар һәм укучылар гына түгел, гади эшче халык та татар әдәбияты белән ныграк кызыксына, татар китапларын күбрәк укый башлады. Әлеге күренеш безне бик куандыра, татар әдәбиятына игътибар арта баруда "Әдәби җәүһәрләр" бәйгесенең дә уңай йогынтысы булуына без бик шатбыз!
Төрле айлардагы викториналарның нәтиҗәләрен чагыштырып карап, китап укучылар арасында аеруча үз якташларының иҗаты белән кызыксынучылар күп булуын хәбәр итә алабыз. Сентябрь аенда Харрас Әюпка багышлап уздырылган беренче тур викторинасы Мөслим ягы халкын үзенә нык җәлеп итте. Викторинада катнашып алар үз якташларын ихтирам итүләрен, якташ шәхесләренең тормыш юлы һәм иҗаты белән яхшы таныш булуларын дәлилләделәр.
Викторинада уңышлы катнашкан татар әдәбиятын сөючеләргә без быел яңартылган сертификатлар тапшыра башладык. Әлегә иң күп сертификат Мөслим ягына китте.
Сертификат сорату өчен http://belem.ru/payment битенә күчәргә һәм, үзегез җыйган баллны хәбәр итеп, түләү башкарырга кирәк.
Игътибар! Сертификат Сезнең Белем.ру порталындагы профилегездәге мәгълүматлар нигезендә тутырыла. Сертификат соратканнан соң, http://belem.ru/user битенә кереп, үз профилегездәге мәгълүматның дөрес һәм актуаль булуын тикшерегез!