Иң мөһиме – коммуникатив компетентлылык
Чыгышымны Җәлил мәктәбендә эшли башлаган еллар истәлеге булып хәтеремдә уелып калган бер сораудан башлыйсым килә. Рус төркемендәге бер укучым 5 нчедән алып 11 нче сыйныфкача һәр дәрес саен диярлек бер сорауны бирде миңа: “Зачем мне ваш татарский нужен?” Ә мин дәрес саен сабыр гына аңа татар теленең бай һәм борынгы тел булуын һәм бу аның туган теле икәнен әйтә килдем. Еллар үтте. Укучылар үстеләр, мәктәбебезне тәмамлап, кошлар кебек, төрле якларга таралыштылар. Бу укучы Мәскәүдәге Губкин исемендәге нефть сәнәгате институтына укырга керде. Көзге каникул чорында барысы да мәктәптә җыелдылар. Ерак араларга карамыйча, Мәскәү студенты да кайтты. Сөйләшеп утырабыз, ә ул миңа шимбә-якшәмбе көннәрендә үзләренең татар клубына баруларын, анда концертлар карауларын, татар язучылары, шагыйрьләре белән очрашулары турында сөйләде. Шул вакытта мин аңа ул миңа 7 ел биргән сорауны бирдем: “А зачем тебе мой татарский нужен?” Ул миңа: “Анда баргач, мин өйгә кайткан кебек булам”, - дигән иде.
Минем бу хатирәне бүген искә алуым бер дә юкка түгел. Бу укучы миңа яңа гына рус мәктәбендә эшли башлаган татар теле һәм әдәбияты укытучысына, милләтпәрвәргә зур сабак бирде, әдәбиятыбыз аксакалы Гомәр абый Бәширов канатлы сүзләрен күңелемнән кабат-кабат үткәрергә мәҗбүр итте: "Халыкның тормыш тәҗрибәсен, фәлсәфәсен, гореф-гадәтен, фәнен, тарихын, ниһаять, һәрбер халыкның халык булуын мең еллар буенча саклап килүче бетмәс-төкәнмәс бер байлыгы бар. Ул – аның теле. Телнең шундый соклангыч сыйфатлары, шундый гаҗәеп хасиятләре һәм куәте бар ки, уйлыйсың да хәйран каласың”.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Иң мөһиме – коммуникатив компетентлылык (укытучыларның традицион август конференциясендә ясалган чыгыш) | 19.48 MB |