Россиянең "Ел укытучысы" уртача хезмәт хакыннан түбән хезмәт хакы ала
6 Oct, 2016 Раил Гатауллин 0
Кичә Россия Федерациясе Президенты "Ел укытучысы" бәйгесе җиңүчеләре белән очрашты. Һәм аларга хезмәт хакы турында сорау бирде. Баштарак бераз каушап калсалар да, укытучылар үзләренең хезмәт хаклары турында мәгълүматны Президентка ирештерделәр. Уртача хезмәт хакы Россия күләмендә быел якынча аена 36 мең сум дип игълан ителгән булса да, "Ел укытучысы" исеменә лаек булган Александр Шагаловның 1,5 ставкада эшләп күп дигәндә 28-30 мең сум алуы билгеле булды.