Балтач малае Әмир Абдрахманов шахмат буенча Россия чемпионы булды
11 Oct, 2016 Раил Гатауллин 0
Чыганак:
Күптән түгел Самара өлкәсе Кинель-Черкасск бистәсендә авыл җирлегендә яшәүче укучылар арасында XIV Бөтенроссия шахмат турниры булды. Шәхси-команда ярышларында Балтач урта мәктәбенең 2 «а» сыйныфы укучысы Әмир Абдрахманов 104 укучы арасында көч сынашып, 2008 елда туганнар арасында беренче урынны алуга иреште.
Бу турыда Балтачның “Хезмәт” газетасы хәбәр итә.