Ашханәләрдә реформа
1нче октябрьдән Россиянең барлык мәктәпләрендә дә яңача ашату режимына күчәргә тиешләр. Россия Баш санитар табибы Геннадий Онищенко кул куйган санитар-эпидемиологик таләпләрне безнең укучылар алдагы хәбәрләрдән укып белә. Хәзер Россиянең гомуми урта белем бирү оешмаларында балалар рационына кергән күп кенә ризыклар тыелачак.
Мисал өчен, тарттырылган ит белән макарон, кондитер ризыклар, йомырка тәбәсе, белен һәм коймакның бар төрләре һәм башкалар, һәм башкалар. Бу исемлек белән янә түбәндәге сылтама буенча таныша аласыз: http://belem.ru/node/552. Кофе, чипсы, газлы су, сагыз кебек продуктлар берсүзсез тыелган ризыклар рәтенә кертелгән. Барлыгы “кара исемлек”тә 41 төр ризык бар. Мәктәп укучысына хәзер мәҗбүри рәвештә яшелчә-җимеш, ит бирелергә тиеш. Ике көнгә бер балык булуы сорала.