Татарстан укучылары "Россия укучылары"на әвереләчәк...
29нчы октябрьдә Татарстан Республикасында "Россия укучылары хәрәкәте" (РУХ) Бөтенроссия иҗтимагый-дәүләт балалар һәм яшьәр оешмасының региональ бүлегенең пилот объектларына әверелгән мәктәпләрдә оешманың туган көнен бәйрәм итү һәм хәрәкәт сафларына тантаналы басу чарасы үтәчәк. Бу хакта киләсе чараларга багышланган пресс-конференциядә Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Лариса Сулима сөйләде.
"Безнең оешманы гамәлдәге очучы-космонавт Сергей Рязанский җитәкли. Һәм без аны Казанга - "Россия укучылары хәрәкәте"нең региональ бүлегенә чакырган беренче регион булдык. Ул мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе вакытында килде. Һәр хәрәкәтнең үз лидеры, кумиры булырга тиеш, ә Сергей Рязанский - замана яшьләре үрнәк алырлык кеше. Татарстанда оешма Россия регионнары арасында беренчеләрдән булып ачылды, 29нчы октябрьдә безгә бер яшь тула", - диде Лариса Сулима.
"Россия укучылары хәрәкәте" яшүсмерләрне дүрт юнәлеш буенча җәлеп итүне күздә тота: шәхси үсеш (шул исәптән иҗади, һөнәрләрне, сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру), гражданлык активлыгы (ирекле экологлар, мәдәният белгечләре, социологлар һ.б.), мәгълүмати (яшь журналистларны укыту, РУХ турында мәгълумати материалларны булдыру һәм тарату һ.б.), һәм хәрби-патриотик юнәлеш, аны күбесенчә "Юнармия" региональ хәрби-патриотик хәрәкәт тәкъдим итә.