Башлангыч сыйныф укытучыларына да диагностик тест үткәреләчәк
29 Oct, 2016 Раил Гатауллин 0
Чыганак:
Татарстанда 3 ноябрьдә республика база мәктәпләренең башлангыч сыйныф укытучыларына диагностик тест үткәреләчәк, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы.
Тест башлангыч сыйныф укытучыларына педагогика һәм психология өлкәсендә булган кимчелекләрне бетерүдә методик ярдәм күрсәтү максатыннан үткәрелә. Алар өчен материалларны Казан педагогия көллияте белгечләре әзерли. Педагогика һәм психология буенча анда 55 сорау кертелгән.
Ведомствода билгеләп үтүләренчә, нәтиҗәләр Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тикшерелмәячәк.
Бу тест «проблемалы зоналарны» ачыкларга, аларны хәл итү өчен «юл картасын» төзергә ярдәм итәчәк.