Татар әдәбиятыннан 6 нчы сыйныф өчен календарь-тематик планлаштыру
31 Oct, 2016 Раил Гатауллин 0
Ресурска кагылышлы рәсем:
Ресурс авторы:
Хамаева Гөлфинә Әзһәр кызы, ТР Минзәлә шәһәре 2 нче урта мәктәбенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Аңлатма язуы
Барлыгы: 70 сәгать, атнага: 2 сәгать.
План буенча контроль дәресләр: 1 сәгать
Татар әдәбиятыннан календарь – тематик планлаштыру түбәндәгеләргә нигезләнеп төзелде:
- Рус телендә гомуми төп һәм урта белем бирү мәктәпләре (V-IХ сыйныфлар) өчен татар әдәбиятыннан авторлык программасы. Төзүче-авторлары: Ә.Р.Мотыйгуллина, Р.Г.Ханнанов, (5 нче сыйныф - Л.К.Хисмәтова), (6 нчы сыйныф – Э.Х.Гыйзәтуллина, (7 нче сыйныф – Г.Г.Мулласалихова), (8 нче сыйныф – Р.Һ.Валиуллина), (9 нчы сыйныф – Х.Х.Хөснуллина). Казан, 2015.
- “2 нче урта гомуми белем мәктәбе” гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесенең 2016 – 2017 нче уку елына укыту планы.
Дәреслек: «Татар әдәбияты», Рус телендә төп белем бирү оешмалары өчен дәреслек. 6 нчы с-ф. 2 кисәктә; төзүче-авторлары Ә.Р.Мотыйгуллина, Р.Г.Ханнанов, Э.Х.Гыйзәтуллина. – Казан: «Мәгариф-Вакыт», 2014 ел. алынды.
Көтелгән нәтиҗәләр:
Төп гомуми белем бирү баскычында татар теленә өйрәтүнең программада күрсәтелгән күләмдә гомуми нәтиҗәләре түбәндәгеләрдән гыйбарәт:
- укучыларның коммуникатив компетенциясен (аралашу осталыгын) үстерү, ягъни татар телендә сөйләшүчеләр белән телдән яки язмача аралашу күнекмәләре булдыру;
- коммуникатив бурычлар куя һәм хәл итә белү, адекват рәвештә арашуның вербаль һәм вербаль булмаган чараларыннан, сөйләм этикеты үрнәкләреннән файдалана алу, итагатьле һәм киң күңелле әңгәмәдәш булу;
- “Татар теле һәм әдәбияты” предметына карата уңай мотивация һәм тотрыклы кызыксыну булдыру һәм шулар нигезендә белем алуның алдагы баскычларында татар телен уңышлы үзләштергә шартлар тудыру.
Укытуның шәхси нәтиҗәләре
Төп гомуми белем бирү баскычын төгәлләгәндә, укучының үзенә һәм үзенең әйләнә-тирәсендәге кешеләргә, тормыштагы яшәеш проблемаларына карата түбәндәге шәхси кыйммәтләре формалашкан булуы күзаллана:
- шәхесара һәм мәдәниятара аралашуда татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге тудыру;
- әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау;
- әдәби әсәрләрдәге төрле тормыш ситуацияләренә һәм геройларның гамәлләренә гомүмкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү;
- “гаилә”, “туган ил”, “мәрхәмәтлелек”, төшенчәләрен кабул итү, “башкаларга карата түземлелек, кайгыртучанлык”, “кеше кадерен белү” кебек хисләр формалашу.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Рус мәктәпләрендә татар әдәбиятыннан 6 нчы сыйныф өчен календарь-тематик планлаштыру | 37.5 KB |
Ресурс төре:
Предметлар: