“Авазлар һәм хәрефләр дөньясында”
5 Nov, 2016 Раил Гатауллин 0
Ресурска кагылышлы рәсем:
Ресурс авторы:
Нуртдинова Зөлфия Иршат кызы, ТР Чүпрәле районы “Түбән Чәке урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әәбияты укытучысы
Бүгенге сәяхәтебезнең максаты:
- Фонетика, графика, орфография курсы буенча үткәннәрне кабатлау;
- Алган белемебезне ныгыту, системага салу булыр.
Ә хәзер, әйдәгез, поездга билетлар сатып алыйк. Билетлар гади генә түгел, анда сораулар язылган. Дөрес җавап бирүчеләр генә билет алып, поездга утыра ала.
№ 1. Сузык авазлар ничек ясала?
№ 2. Тартык авазлар ничек ясала?
№ 3. Сузык авазлар тавыштан торамы, шауданмы?
№ 4. Нинди төр тартык авазларны шаулы авазлар диләр?
№ 5. Кайсы төр тартык авазлар ясалганда тавыш та, шау да катнаша?
№ 6. [м], [н], [ң] авазларын нинди авазлар диләр?
№ 7. Иреннәр хәрәкәтенә карап сузыклар нинди ик төргә бүленә?
№ 8. Тел хәрәкәтенә карап сузыклар нинди ике төргә бүленә?
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
“Авазлар һәм хәрефләр дөньясында” (5 нче сыйныф татар балалары өчен дәрес эшкәртмәсе) | 20.96 KB |
Ресурс төре:
Предметлар: