Татарстанның кайбер мәктәпләрендә көзге каникуллар башлана
Мәктәп укучылары бер атна ял итеп, көч туплап, янә укуга кереште. Ә кайбер белем йортлары исә укучыларын инде икенче тапкыр каникулга озатырга җыена. Татарстанда триместрлап укытуга күчкән бер төркем мәктәпләр бар бит. Әлеге система уку елын без ияләнгән дүрт чиреккә түгел, ә өчкә – триместрларга бүлә.
Беренче карашка, триместрлы укыту системасы буенча каникуллар саны кимергә тиеш кебек. Әмма болай булса, бала җилкәсенә төшкән уку йөге тагын да артыр иде. Триместрлы укыту системасы исә, киресенчә, баланың сәламәтлеген саклап калу, уку елы дәвамында аны билгеле бер вакыт аралыгында ял иттерүне күздә тота.
Казанның аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче 33нче мәктәбе – заманча, гел яңалыкка омтылган, алдынгы тәҗрибәләрне өйрәнеп, иң яхшыларын үзләрендә кулланырга тырышкан белем йортларының берсе. Биредә балаларга уку өчен генә түгел, ял өчен дә иң уңайлы шартлар тудырылган.
Әлеге мәктәп Казанда беренчеләрдән булып укытуда Сингапур технологияләрен куллана башлады. Хәзер инде аның нәтиҗәлелеге расланган. Биредәге балалар яшьтәшләренә караганда активрак, аралашырга оста, үзләренә кирәкле мәгълүматны табарга сәләтле. Шулай ук бу мәктәптә яңа белем бирү стандартларына күчү дә башкаларга караганда алданрак башкарыла.
Хәзерге вакытта барлык белем учакларында яңа стандартлар буенча VII сыйныфка кадәрге балалар укыса, 33нче мәктәптә инде бөтен башлангыч һәм төп мәктәп (IX сыйныфка кадәр) яңа стандартларга күчкән. Дәрестән соң укучылар төрле түгәрәкләрдә өстәмә күнекмәләр ала, иҗади сәләтләрен үстерә, физик яктан чыныга. Һәрбер бала атнасына кимендә 2-4 сәгать түгәрәкләрдә шөгыльләнә.
Триместрлап укыту системасы 33нче мәктәптә әле беренче ел гына сынау рәвешендә кулланыла башлаган. Әмма бу – Россия өчен дә, Татарстан өчен дә яңалык түгел. Ульяновскида, Башкортстанда, әйтик, бу система бик киң кулланыла, анда барлык мәктәпләрдә дә диярлек укыту процессы шул рәвешле оештырылган. Казанда да әлеге система буенча эшли торган берничә мәктәп бар.