«Әкият» курчак театры республикабыз шәһәрләре буйлап гастрольләргә чыга
2016 елның 14 ноябреннән 17 ноябренә кадәр Татар дәүләт «Әкият» курчак театры бөек татар шагыйре Габдулла Тукай әкияте буенча куелган “Су анасы” (З.Хөснияр инсценировкасы) спектакле белән республикабыз шәһәрләре буйлап гастрольләргә чыга.
Бу әкият күпләргә инде кече яшьтән үк таныш, балаларның йөрәк түренә урнашып калган әсәр. Ул тамашачы тарафыннан яратып кабул ителде һәм бүгенге көндә театрның репертуарында үзенең лаеклы урынын биләп тора.
Әсәрне сәхнәгә куючы режиссер – Россиянең һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ильдус Зиннуров, рәссам – Россиянең атказанган рәссамы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Валентина Губская, композитор – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреаты Луиза Батыр-Болгари, пластика – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Гүзәл Маннапова.
Әлеге сәхнәләштерелгән спектакльдә – Татарстанның халык артисты Рәмзия Фәйзуллина, Татарстанның атказанган артистлары Юрий Чуктиев, Ришат Гыйздәтуллин, Гөлнур Габдрахманова; артистлар Марс Гайфуллин, Миләүшә Фәйзрахманова катнаша.
- 14.11.2016 – Чистай, башлана 10:00 һәм 12:30;
- 15.11.2016 – Норлат, башлана 10:00 һәм 12:30;
- 16.11.2016 – Түбән Кама, башлана 12:30 һәм 14:00;
- 17.11.2016 – Мамадыш, башлана 10:00 һәм 12:00.