Россия халыклары милли әдәбияты антологиясендә урын алачак татар әсәрләре мәгълүм
Дәүләт Советында татар әдәбияты һәм татар әдәби телен үстерү буенча чираттагы редакцион совет утырышында Россия халыклары милли әдәбияты антологиясендә урын алачак татар әсәрләре мәгълүм булды.
Алдан тәкъдим ителгән 25 автор иҗатыннан өч язучының 4 әсәре сайланып алынган. Редакцион совет антологиягә Марсель Галиевнең «Атилла рухы», Рөстәм Галиуллинның «Ата hәм ул» һәм «Дивана», Нәбирә Гыймматдинованың «Киләчәк» әсәрләрен тәкъдим итә. Исемлек бертавыштан кабул ителгән.
Исегезгә төшереп узабыз: быел җәй республикабызда татар әдәбияты һәм татар әдәби телен үстерү буенча редакцион совет төзеделәр. Максаты – татар әдәбиятын өйрәнү һәм татар әдәби телен үстерү, алга этәрү, иң яхшы әсәрләрнең тәрҗемәсен Россия халыклары милли әдәбияты антологиясендә нәшер итүгә әзерләү иде.
Совет төркемендә җәмгысе 17 кеше эшли. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айрат Зарипов, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, вице-премьер – Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Рәзил Вәлиев, КФУ Филология һәм мәдәниара коммуникацияләр институты директоры Рәдиф Җамалетдинов һ.б.