Актаныш районы мәгариф идарәсенә яңа җитәкче билгеләнгән
18 Nov, 2016 Раил Гатауллин 0
Чыганак:
Актаныш муниципаль район башлыгы Фаил Камаев район мәгариф идарәсенең яңа җитәкчесен тәкъдим иткән. Бу хакта районның мәгълүмат-мөхәррият сайты хәбәр итә.
Әлеге вазифага Актанышның 2 санлы мәктәбе директоры Илшат Рәфит улы Вахитов билгеләнгән. Район башлыгы Фаил Камаев яңа җитәкчегә уңышлар теләде һәм йөкләнелгән бурычларны үти алачагына ышанычын белдергән.