Габдулла Тукай җиңүгә иреште!
Хөрмәтле кулланучылар! Татар мәгарифе белән даими кызыксынучылар һәм аны үстерүдә зур өлеш кертүчеләр!
Октябрь аенда кабул ителеп Белем.ру порталында урнаштырылган ресурсларга тавыш бирүне тәмамлар вакыт килеп җитте. Әлеге айда барлыгы 10 ресурс кабул ителеп урнаштырылган иде.
Октябрь ае ресурслары укытучылар өчен аеруча файдалы булды, дип әйтәсе килә. Бу айда Белем.ру порталы татар теле һәм әдәбиятыннан календарь-тематик планнарга, фәнни тикшерү эшләренә баеды.
Шулай да, бренд бренд инде. Габдулла Тукайга багышланган технологик карта әлеге сораштыруда чагыштырмача күп тавыш җыйды. Әлеге ресурсның авторы - ТР Азнакай шәһәре 1 нче урта гомумбелем мәктәбенең 1 нче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әхмәтшина Ракия Фәнис кызы.
Ракия ханымны әлеге уңышы белән котлыйбыз һәм, бүләкләрне кабул итеп алу өчен, безнең белән элемтәгә керүен көтеп калабыз.
Белем.ру порталы ресурслары файдалы булсын, аны тулыландыруда өлеш керткән һәркемгә бүгенге һәм киләчәк буын татарлары рәхмәт әйтерләр, дип ышанып калабыз.