Кайбыч районы Олы Подберезье мәктәбенең 180 еллык юбилеена Укытучы һәм укучы һәйкәле ачылды
29нчы ноябрьдә Кайбыч районы Олы Подберезье мәктәбенең 180 еллыгын бәйрәм итү тантанасы узды, анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашты. Министр мәктәпкә чит телләр өйрәнү өчен лингафон кабинет бүләк итте.
Шулай ук бу көнне мәктәпкә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Үсемлекчелек, химияләштерү һәм үсемлекләрне яклау департаменты директоры Петр Чекмарев бүләк иткән Укытучы һәм укучы һәйкәлен ачтылар.
-Миңа күп мәктәпләрнең юбилейларында катнашырга туры килде. Әмма 180 яшен тутыручы мәктәптә әле булганым юк иде, - диде Энгель Фәттахов. - Бу һәйкәл - авылдашлар өчен зур бүләк һәм барлык укытучылар өчен мәдхия. Минем әтием дә укытучы иде, 46 ел буена ул башлангыч мәктәпне җитәкләде, шуңа күрә бу һөнәрнең үзенчәлекләре миңа кечкенәдән таныш. Рөстәм Миңнеханов әйткәнчә, республикабызның киләчәген мәгариф системасы һәм кеше мөмкинлекләре билгели. Укытучы укучыларны тормышка әзерләгән кебек, аларның белемле һәм дөньяга яраклашкан булуы төбәкнең үсешенә йогынты ясый. Олы Подберезье мәктәбе бу елны да республиканың 100 иң яхшы мәктәбе исемлегендә. Күрсәткечләрегез бик яхшы, шулай дәвам итегез,-дип төгәлләде министр котлау сүзен.