Әлмәт укучысы “Дети России” халыкара фестивалендә гран-при яулаган
1 Dec, 2016 Раил Гатауллин 0
Чыганак:
Әлмәтнең 1 нче гимназия укучысы Тимур Мусин Гран-При Белорусиянең Минск шәһәрендә узган “Дети России” халыкара фестивалендә гран-при яулаган. Бу хакта "Әлмәт таңнары" яза.
Мәртәбәле бәйге ике этапта узган. Беренчесендә әлмәтле “Дельфин” җырын башкарса, икенче этапта испан телендәге бер җыры белән жюрины таң калдырган.
Исегезгә төшерәбез: Тимур Мусин районда гына түгел, ә “Голос” проектында катнашып, бөтен илгә танылырга өлгерде.