КФУ 15 фәннән (татар теленнән дә) олимпиада үткәрә
Якындагы берничә көндә Казан федераль университеты IX-XI сыйныф укучылары арасында 15 предметтан бушлай олимпиадалар үткәрә. Олимпиадалар ике турда үтәчәк. Сайлап алу этабы шушы көннәрдә интернетта, ә йомгаклау этабы гыйнвар-март айларында университетның үзендә үтәр, дип планлаштырыла. Безгә билгеле мәгълүмат буенча, олимпиада көннәре түбәндәгечә:
- 6 декабрь - физика, тарих һәм инглиз теле
- 7 декабрь - татар теле һәм география
- 8 декабрь - математика, француз һәм алман телләре
- 9 декабрь - информатика, рус әдәбияты һәм геология
- 10 декабрь - химия һәм җәмгыять белеме
- 11 декабрь - биология һәм рус теле.
Катнашучыларга сертификатлар, йомгаклау турында беренче урын алган XI сыйныф укучыларына КФУга укырга кергәндә БДИ балына өстәп ике балл, ә призерларга 1 балл биреләчәк. Җиңүчеләрне әзерләгән укытучыларга да КФУ ректоры кул куйган дипломнар тапшырылачак.
Тулырак мәгълүматны kpfu.ru/fdo сайтының «Межрегиональные предметные олимпиады» бүлегендә алырга мөмкин (кызганыч, әмма КФУ сайтны татар телендә алып бару дәрәҗәсенә әле үсеп җитмәгән).