Татар авылы этнографик музеенда Шүрәле йорты ачылды
5 Dec, 2016 Раил Гатауллин 0
Чыганак:
Татарстанның Яшел Үзән районында ачык һавада урнашкан “Татар авылы” этнографик музее быел Шүрәле резиденцияcенә әверелде. Музей җитәкчелеге хәбәр иткәнчә, Яңа ел алдыннан музей территориясендә Шүрәле йорты, Убырлы Карчык өе, Тегермән, Суык бабай йорты, Тылсымчы йорты һәм башка күп кенә әкияти урыннар корып куелган.
Бирегә Шүрәле янына кунакка килгән кешеләргә Яңа ел әкиятендә катнашырга - Кар Кызына Суык бабайны Шүрәле кулларыннан коткарырга ярдәм итәргә туры киләчәк.