15 мең Татарстан укучысы БДИ тапшыру мөмкинлеген алу өчен йомгаклау иншасын язды
7 Dec, 2016 Раил Гатауллин 0
Чыганак:
Бүген Татарстан мәктәпләрен тәмамлаучы 15 мең укучы бердәм дәүләт имтиханын тапшыру мөмкинлеген алу өчен йомгаклау иншасын язды. Укучыларга иҗат эше өчен 4 сәгатькә якын вакыт бирелде, дип хәбәр итә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте.
Нәтиҗәләр 21 декабрьгә кадәр билгеле булачак.
Инша "зачет" яки "незачет" системасы буенча бәяләнәчәк. Биремне башкара алмаган укучылар иншаны 2017 елның 1 февральдә һәм 3 майда яңадан яза алачак.
Укытучылар орфография һәм лексика хаталарын тикшерәчәк, шулай ук укучыларның үз фикерләрен аңлата алуларына да игътибар ителәчәк. Быел чыгарылыш сыйныф укучыларының йомгаклау иншалары темалары: “Акыл һәм хис", "Намус һәм намуссызлык", "Җиңү һәм җиңелү", "Тәҗрибә һәм хаталар", "Дуслык һәм дошманлык".