Сибгат Хәким иҗатында лирика
Шагыйрьне тирәннән аңларга теләсәң, туган-үскән җиренә дә барып кайт, диләр. Нәрсә соң ул “шагыйрь иле”? Туып үскән җир, туган туфрак кынамы? Әллә шигырь һәм поэмаларында сурәтләнгән һәм беренче карашка серле булып тоелган шигърият иле дәме? Күрәсең, “шагыйрь иле” дигән төшенчә боларның икесен дә эченә ала торгандыр. Аларны бер-берсеннән аеру мөмкин түгел. Сибгат ага Хәким иҗаты белән дә шул ук хәл. Утыз-утыз биш ел дәвамында язылган кайсы гына әсәренә күз салсаң да, беренче чиратта, шагыйрьнең туган җиренә булган олы мәхәббәт хисен тоясың.
Нәкъ менә Казан артында урнашкан Күлле-Киме авылында Сибгат ага Хәким дөньяга килә дә. Монда бөтен нәрсә – чишмәләр дә, өянкеләр дә, өйләр дә – һәммәсе моңлы, шигъриятле, җырлы, Сибгат Хәкимле.
Сибгат Хәким, Күлле-Киме. Бу ике исем һәрвакыт янәшә. Аларның берсен әйтсәң, икенчесе күз алдына килә. Чөнки Сибгат аганың тормышы гына түгел, иҗаты да туган авылына, аның кешеләренә барып тоташа. Ә инде аның Күлле-Кимедәге булган истәлекләрен куен дәфтәрләрендәге язмаларын кулыңа алсаң, аның иҗатының, күңеленең тирәнлеген ныграк тоярсың.
Куен дәфтәрләре. Анда шагыйрьнең эчке дөньясы чагыла.
“Мин Казан суы ярында,
Боз килә көймә сыман,
– Сез кайдан?
Гөҗелди бозлар:
Без Киме тирәсеннән.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Сибгат Хәким иҗатында лирика (татар әдәбиятыннан эзләнү эше) | 99.5 KB |
Фикерләр
Алия Садриева
10 Декабрь, 2016 - 10:17
Permalink
Бай эчтәлекле материал әзерләгәнсез. Рәхмәт!Әтнәләр кузгалган.
Бай эчтәлекле материал әзерләгәнсез. Рәхмәт!Әтнәләр кузгалган.
Садриева Алия