Кышкы каникулларда балаларга күңелсезләнергә вакыт булмаячак
2016нчы елның 26нчы декабрендә Татарстанның барлык мәктәпләрендә дә 8нче гыйнварга кадәр дәвам итәчәк кышкы каникуллар башланачак.
Инде гадәтигә әверелгән республика чыршы бәйрәме «Татнефть Арена»да 25нче декабрьдә узачак. Бәйрәмдә бөтен республикадан килгән 8 мең уку отличнигы, олимпиада призерлары, республика балалар оешмалары лидерлары катнашачак. Укучыларны бәйрәм белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тәбриклиячәк. Ә 26нчы декабрьдә Дәүләт Кремль сараенда Бөтенроссия Яңа ел чыршысы бәйрәме узачак.
Шулай ук, яллар вакытында мәдәният йортларында ярминкәләр, театрлаштырылган тамашалар, спорт ярышлары һ.б. оештырылачак. Моннан тыш, укучылар өчен мәктәп яны лагерьлары, олимпиадаларга әзерләнү буенча җыеннар булдырылачак. Чыгарылыш сыйныф укучылары дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерләнү түгәрәкләренә йөри алачаклар.
ТР Мәгариф министрлыгының татар версиясендәге рус телендәге документларга сылтамалар: