Яшел Үзән укучысы Россия Дәүләт Думасында булып, танылган сәясәтчеләр белән очрашкан
Татарстанның Яшел Үзән шәһәрендәге 16 нчы мәктәп укучысы Тимерхан Шәйхетдинов - Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкаләтленең иҗтимагый ярдәмчесе һәм шәһәр укучылар советы активисты буларак Россия Дәүләт Думасына бару юлламасы белән бүләкләнгән. Аның 2016 елда актив эшләве әнә шулай билгеләп үтелгән.
“Мин һәм республикабызның башка активистлары 21 декабрьдә Мәскәүгә киттек, - дип сөйли тырыш егет. – Татарстан делегациясе өчен иртүк Россия парламентының түбән палатасы буйлап экскурсия уздырдылар. Аның барышында сәяси партияләр фракцияләре кабинетларында булдык”. Алар илнең иң танылган сәясәтчеләреннән ЛДПР һәм КПРФ фракцияләре җитәкчеләре Владимир Жириновский һәм Геннадий Зюганов белән очрашып сөйләшкәннәр, моны укучы егет үзе өчен бәхетле очрашу дип саный.
Аннары Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллегенә алып барганнар, бина буенча экскурсия уздырганнар. Татарстан Президенты Мәскәүдә булганда эшен нәкъ шул вәкиллектә алып бара, шуңа күрә анда булган экскурсия дә алар өчен кызыклы булган. Шунда Татарстан балалары белән республика Премьер-министры урынбасары - Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин очрашкан. Ул активистларга вәкиллек бурыч-максатлары турында сөйләгән. Тимерхан аңа “Балалар иҗтимагый кабулияте” проекты һәм иҗтимагый ярдәмчеләр эшчәнлегенең ел йомгаклары белән таныштырган. Очрашу ахырында алар барысы бергәләп истәлеккә фотосурәткә төшкән, диелә Яшел Үзән районы газетасында.