“Блог”лар мәктәп программасында?!
8 Oct, 2008 Сылу 0
Бөекбритания белгечләре мәктәп программасын үзенчәлекле дисциплина белән киңәйтергә тәкъдим иткәннәр. Хәзер Интернет челтәрендә популяр саналган “блог”лар һәм YouTube видеохостингы дәрес буларак укытылачак.
Юкка түгел. Бүгенге заман үсмере вакытының шактый өлешен Интернет челтәрендә уздыра. Тәҗрибәсезлектән үсмерләр бөтендөнья челтәренә шәхси мәгълүматлар да тутыра. Ә бу, үз чиратында, аларның куркынычсызлыгына зыян салырга мөмкин. Шуңа күрә Бөекбритания укучыларына мондый характердагы мәгълүмат оешытруның нинди аяныч нәтиҗәләргә китереп җиткерүен сөйләячәкләр.
Белгечләр барлык мәктәп-университет җитәкчеләренә дә бу проблемага багышланган махсус курс булдырыга тәкъдим итә.
Чыганак: www.5ballov.ru