Айның иң яхшы ресурслары өчен тавыш бирәбез
Хөрмәтле укытучылар, татар мәгарифенең үсеше өчен көч куючылар, татар мәгарифе белән кызыксынучылар!
Татар телендә белем алу елдан-ел авырлашып килә. Бу - факт! Кәгазьдә бар да яхшы күренсә дә, чынбарлыкта туган телдә сыйфатлы белем алу өчен бүгенге көндә шактый тырышырга кирәк. Ә инде татар телендә имтихан тоту турында бөтенләй онытырга кирәк булуы мөмкин. Туган телдә белем алу виртуаль дөньяда гына калуы ихтимал.
2017 нче елда уңай якка үзгәреш булырмы-юкмы - әлегә билгесез. Вакыт күрсәтер.
Әмма, сыйфатлы белем бирү ресурслары булган очракта, туган телдә белем алуның киләчәге булу өмете шактый зур. Шуңа күрә дә без Белем.ру порталы кысаларында инде 2014 елдан башлап "Айның иң яхшы ресурсы" бәйге-акциясен үткәреп киләбез һәм порталыбызда татар телендә белем бирү өчен төрле фәннәр буенча күп санлы ресурслар туплауны дәвам итәбез (җиңгән ресурслар исемлеге). Безне аларның саны гына түгел, сыйфаты да кызыксындыра.
Әлбәттә, ресурсның никадәр файдалы икәнен белем бирүче укытучылар үзләре генә бәяли алалар. Белем.ру порталын иң күбе укытучылар файдалануын истә тотып, без иң яхшы ресурсны ачыклауны порталыбыз кулланучыларына тапшырдык та инде.
Быел әлеге бәйге-акция нигездә шундый ук калачак (тавыш бирү 2 атна дәвам итә, көн саен бер тапкыр гына тавыш биреп була, тавышны бер яисә берничә ресурс өчен бирергә мөмкин). Бары тик бер зур булмаган үзгәреш кертәбез. Тавыш бирүләр саны тигез булган очракта уңай комментарийлар саны күбрәк булган ресурска өстенлек биреләчәк. Әгәр кайсы да булса ресурс аеруча яхшы һәм файдалы булып тоела икән, комментарийларда ресурс авторына рәхмәт әйтергә онытмагыз.
Дуслар! Әлеге тавыш бирүләр һәм комментарийлар фарс кына булып калмасын иде. Гадел булыйк, үз фикеребезне дөрес белдерергә өйрәник. Бары тик үз-үзебез алдында гадел булганда гына татар теленең һәм мәгарифенең киләчәге булачак.
"Айның иң яхшы ресурсы" бәйге-акциясе турында тулы мәгълүмат.