Имтихансыз укырга кереп буламы?
Россия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко фикеренчә, югары уку йортына укырга кергәндә абитуриентның Бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләреннән кала, әле тагын төрле мәктәп олимпиадаларында катнашуы да исәпкә алынырга тиеш. “Баланың булачак язмышын хәл итәчәк бердәбер имтихан урынына, аның мәктәп елларындагы казанышларын күздә тотарга кирәк. Бу, үз чиратында, аның теге яки бу югары уку йортына керү мөмкинлеген билгеләячәк”, - диде министр.
Бердәм дәүләт имтиханында “катлаулы урыннар” бар әле, шуңа күрә Россиядә мәктәп олимпиадалары хәрәкәте киң колач җәя. Сентябрь башында Россиия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министрлыгы 120 мәктәп олимпиадасыннан торган исемлеккә кул куйды. Әлеге исемлеккә кергән олимпиадаларда урын алган укучылар югары уку йортларына ташламалар белән укырга алыначак.
Сынаулар аерым дисциплиналар буенча да, берьюлы берничә фәннән дә оештырылачак. Мәсәлән, арада физика, тарих, хокук, икътисад, православия мәдәнияты нигезләре, рус теле, информатика һәм программалау, композиция һәм рәсем кебек дисциплиналар бар. Бу 120 олимпиада абитуриентларга югары уку йортына имтиханнар тапшырмыйча гына, яисә аларны өлешчә биреп кенә укырга керү мөмкинлеген бирә. “Ләкин шуны да онытмаска кирәк: Бердәм дәүләт имтиханы институтка укырга керергә һәрчак нигез булачак,” - дип ассызыклады Андрей Фурсенко.
Чыганак: www.profedu.ru