Дәреслек урынына ноутбук
Туринның кайбер мәктәпләрендә үзенчәлекле эксперимент уздырганнар. Биредә мәктәп дәреслекләрен ноутбукларга алыштырганнар. Тәҗрибәдә 8-10 яшьлек 60 укучы катнашкан. Моның өчен Licata исемле италиан командасы җитештергәннәр ноутбуклар алганнар.
Гадәттәгечә, аларда Windows операцион системасы урнаштырылган. Ноутбуклар укучылар ихтыяҗына тури килә: авырлыкары 1 кг.дан да җиңелрәк, бәрелү-сугылуга чыдам, судан курыкмый, метр ярым биеклетән килеп төшкән очракта да ватылмаячак. Шунысы да игътибарга лаек: укучыларның Интернет челтәренә чыгу мөмкинлеге махсус программа ярдәмендә чикләнгән булачак.
Белгечләр фикеренчә, гади дәреслекләрне ноутбукларга алыштыру укыту процессына тотылган акчага экономия ясаячак. Ноутбук бәясе 400 доллар булса, ел да мәктәпләрне дәреслекләр белән тәэмин итү өчен 700 доллар күләмендә акча сарыф ителә. Ата-аналар да әлеге яңалыкны хуплаганнар.
Чыганак: www.5ballov.ru