Студентлар фикере буенча КФУ - иң начар югары уку йортларының берсе
«Социальный навигатор» проекты Россия студентлары арасында сораштыру үткәргән һәм иң яхшы һәм иң начар югары уку йортларын ачыклаган.
Студентлар фикере буенча Кутафин исемендәге Мәскәү дәүләт юридик университеты (МГЮА), Милли эзләнү атом-төш университеты (МИФИ), Санкт-Петербург дәүләт университеты (СПбГУ), Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институты (МГИМО) һәм Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе (РАНХиГС) - Россиядә иң яхшы югары уку йортлары. Сораштыру вакытында түбәндәге фактоларга игътибар бирелгән: укытучылар составы, лекция материаллары һәм белем бирүнең сыйфаты, вузның техник тәэмин ителеше, коррупция һ.б.
Студентлар әлеге факторлар буенча Казан федераль университетын (КФУ), Мәскәү авиация институтын (МАИ), Санкт-Петербург дәүләт икътисад университетын (СПбГЭУ) һәм тагын берничә вузны иң начарлардан саныйлар.
Бу турыда Mail.Ru хәбәр итә.