Өч елдан Казан мәктәпләрендә укучылар саны 21 меңгә артачак
9 Feb, 2017 Раил Гатауллин 0
Чыганак:
Өч елдан Казан мәктәпләрендә укучылар саны 21 меңгә артачак. Бу хакта Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Барлык укучыларның гомуми саны 18 процентка күбрәк булачак. Ул 135,6 мең кеше тәшкил итәчәк.
Бүген шәһәрдә 1224 урынга исәпләнгән ике яңа мәктәп төзелә. Берсе Икенче Азино урамында һәм “Җиденче күк” торак комплексында. 2020 елга тагын 4 мәктәп төзү планлаштырыла.