Әзәрбәйҗан шагыйрәсенең шигырьләр җыентыгы татар телендә тәкъдим ителәчәк!
11 Feb, 2017 Раил Гатауллин 0
Чыганак:
13 февральдә 17.00 сәгатьтә Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубында танылган әзәрбәйҗан шагыйрәсе Сона Вәлиеваның “Аразбары” исемле шигырьләр җыентыгын (татар теленә Рифат Сәлах тәрҗемәсе) тәкъдир итү кичәсе була.
Кичәдә Татарстана Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, әдәбият галиме Фоат Галимуллин, Әзәрбәйҗанның Яшь язучылар берлеге рәисе Әкбәр Кошалы, шагыйрь Рифат Сәлах, Татарстанның атказанган артисты Рәсим Низамов, Татарстанның халык артисты Луара Шакирҗан, Татарстан халыкларының Дуслык йорты каршында эшләп килүче әзәрбәйҗан җәмгыяте вәкилләре катнаша. Алып бара - Татарстан Язучылар берлеге рәисенең беренче урынбасары, шагыйрь Рәмис Аймәт.
Шигърият һәм дуслык бәйрәменә рәхим итегез!