Гиссен университеты белән алмашу башланды
13 Oct, 2008 Сылу 0
Казан дәүләт университетының Халыкара элемтәләр идарәсе Юстус Либих исемендәге Университет (Гиссен шәһәре, Германия) белән 2009нче елга фәнни алмашу өчен гаризалар кабул итүне игълан итте. Алмашуда Казан дәүләт университетының укытучылары һәм фәнни хезмәткәрләре, аспирантлар (уку формасы мөһим түгел) катнаша ала.
Әлеге алмашуның максаты - рус-немец фәнни элемтәләре кысасында фәнни стажировкалар уздыру. Яшь галимнәр (35 яшькә кадәр) һәм аспирантлар өчен стажировканың дәвамлылыгы 10 көн, калганнарга - 1 атна. Гаризаларны 21нче ноябрьгә кадәр КДУның Халыкара элемтәләр идарәсе җитәкчесе исеменә юлларга кирәк. Тулырак мәгълүматны унверситетның рәсми сайтыннан табарга була.