Башкорт дәүләт педагогика университетында татар телен өйрәтәчәкләр
18 Feb, 2017 Раил Гатауллин 0
Чыганак:
Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогика университетында татар телен өйрәнергә теләүчеләр өчен түләүсез курслар уздырылачак. Алар Каюм Насыйри Институты белем бирү һәм мәдәни үзәгендә атнага бер тапкыр була. Бу хакта Казан Федераль университетының рәсми сайтында хәбәр ителә.
Дәресләр һәр дүшәмбе сәгать 17.30 дан 19.30 га кадәр барачак. Укулар өч ай дәвам итәчәк, курслар тәмамланганда тест үткәреләчәк hәм сертификат биреләчәк.