Шәмәрдән лицеенда “Мин татарча сөйләшәм!” акциясе башланып китте
21 нче февраль Халыкара туган тел көнне Саба районы Шәмәрдән лицеенда “Мин татарча сөйләшәм!” акциясе башланып китте. Акциянең максаты - халыкны, яшьләрне татарча сөйләшүгә өндәү, татар теленең кулланылышын арттыру.
Шул уңайдан 25нче февраль көнне мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән “Татарча иң матур сүз”дигән чара узды. Әлеге чарада рус һәм татар милләтеннән булган 30 бала катнашты. Балалар тарафыннан нинди генә матур сүзләр яңгырамады! Әмма иң матур сүз – “әни”, “әнием” сүзе. “Гүзәл”, “әби”, “әти”, “яратам”, “күбәләк” “гаилә” үзләренең дә күп булуы балаларның татар теленә булган мәхәббәтен исбатлап тора.Татарча белмәүче балаларга “әни” “әти” “әби” “бабай” “туган тел” “туган ил” кебек сүзләр өйрәтелде. Бу сүзләрне язып та карадылар. Хәрефләрне билгеле тәртипкә куеп, “Мин татарча сөйләшәм!” җөмләсен язу мәктәпкә әзерлек төркеме балаларына аеруча ошады. Балалар әлеге чарадан бик канәгать калдылар.
Халикова Энҗе, 9нчы сыйныф укучысы