Литваның Висагинас шәһәрендә Татар ашлары көне үткәрелгән
28 Feb, 2017 Раил Гатауллин 0
Халкыбызның мәдәниятен таныту максатында 25 февраль көнне Литваның Висагинас шәһәрендә Татар ашлары көне үткәрелде. Бәйрәм танылган пешекче, татар милли ашларына багышланган бик күп китаплар авторы Юныс Әхмәтҗанов хөрмәтенә оештырылды.
Чарада Юныс Әхмәтҗановның тормыш һәм хезмәт юлына багышланган презентация күрсәтелде, татар халкының кунакчыллыгына багышланган шигырьләр, җырлар яңгырады, татар милли ашларынан күргәзмә оештырылды. Уңган хатын-кызларыбыз күңел җылысын өстәп әзерләгән ризыкларының пешерү серләре белән уртаклаштылар, халкыбызга хас кунакчыллык белән кунакларны милли ашларыбыз белән сыйладылар.
Зиляра Каримова, Литва