Казанда Алмаз Хәмидуллин “Ел укытучысы” җиңүчесе булды
2 Mar, 2017 Раил Гатауллин 0
Чыганак:
Бүген Татарстан башкаласында «Казан шәһәре ел укытучысы - 2017» шәһәр бәйгесенә йомгак ясалды. Бәйгенең абсолют җиңүчесе булып Казан шәһәре Мәскәү районы 2нче лицей-интернатының математика укытучысы Алмаз Хәмидуллин табылды. Педагог Казанны республика “Ел укытучысы” бәйгесендә тәкъдим итәчәк.
Алмаз Хәмидуллин бәйге сынауларын ярты ел дәвамында үтүен һәм уңышка ышанычы булуын җиткерде. Алмазның педагоглык стажы алты ел. Элек ул математика укытучысы булып Түбән Кама мәктәбендә эшләгән, агымдагы уку елында Казанга күченеп килгән.