Белем.ру порталы belem.tatar адресы буенча да ачылды!
6 Mar, 2017 Раил Гатауллин 0
Хөрмәтле дуслар!
Татнетны үстерү фонды ярдәме белән Белем.ру порталына хәзер belem.tatar адресын җыеп та кереп була. Әлегә ул сезне belem.ru адресына күчерәчәк. Киләчәктә belem.tatar адресы буенча яңа башка бер файдалы ресурс дөнья күрер дип көтелә.
ps. Татнетны үстерү фонды .tatar доменын популярлаштыру юнәлешендә дә эш алып бара. Мисал өчен, .tatar доменындагы сайтлар "Белем җәүһәрләре" дөньякүләм бәйгесендә аерым номинациядә көч сынаша алалар.