"Дулкыннар" бәйгесендә Арча егете Таһир Кәримов Гран-при алды
«Дулкыннар» республикакүләм бәйгесендә быел Гран-прига Арча егете Таһир Кәримов лаек булды. Бәйге Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев иҗатына багышланган һәм, табигый ки, бу бәйгедә иң күп катнашучы “Нәфис сүз” номинациясендә иде. Әлеге номинация буенча чыгыш ясаган 500дән артык егет һәм кыз арасында бәхет нәкъ менә Таһирга елмайды – аны халык шагыйре Разил Вәлиев үзе котлады.
«Дулкыннар» бәйгесенең гала-концерты Татарстан халыкларының Дуслык йортында үтте. Катнашучыларны Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары - Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов сәламләде.
"Вокал", "Нәфис сүз", "Оркестрлар һәм инструменталь ансамбльләр", "Рәсем" номинацияләрендә лауреат булган сиксәнләп балага сәхнәдән Татарстанның халык артисты Луара Шакирҗанова, Татарстанның атказанган артисты Флера Хәмитова, Татарстанның халык артисты Миңгол Галиев, Татарстанның атказанган артисты Фәнис Кәлимуллин, Рамилә Сәхәбетдинова дипломнар тапшырды.
Җиңүчеләр исемлеген без инде хәбәр иткән идек.